Яңавыл, Тәтешле, Борай һәм Балтач районнары буенча янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы Хәсәнов Булат Радим улы хезмәткәрләр белән янгын куркынычсызлыгы һәм автоном төтен хәбәрчеләре урнаштыру темасына әңгәмә үткәрде. Янгын хәбәрчесе янгыннарны кисәтү һәм ачыклау өчен нәтиҗәле прибор. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Кисәтү бик урынлы. Янгын гади абайсызлыктан да килеп чыгарга мөмкин. Сак булу кирәк. Карактан кала, янгыннан калмый, диләр бит әле.