Фидәлия Кунаккужина һәм Мөнирә Канчурина ике әрсез аюны төшереп видеосын "Бәйләнешләр" төркеменә салганнар. Әниле-кызлы кычкырып-шаулап аюларны кире китәргә мәҗбүр иткән. Авыл үсмерләре мотоциклда тавыш чыгарып арырак куып җибәргәннәр. Тик төнлә аюлар янә бу йортка килгән. Бу турыда үзләре видеога комментарийларында язганнар. Гөмбә җыярга монда теләүчеләр юктыр. Ихатага аю үзе килгәч инде. Халык аюларны куарга кирәк, дип бу проблеманы дәррәү тикшерә.
Фото видеодан стоп-кадр.