Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
13 сентябрь 2023, 15:48

Шелтә ясаган өчен өен яндырган

Йорт, мунчасы янган кешегә полиция хезмәткәрләре ачыклавын әйткән. Утны балигъ булмаган яшүсмер төрткән. Шелтә өчен.

 Мондый  очрак сирәк.була. Элегрәк үсмер дуслары белән бу гаилә яшәгән өй янында тавышланып йөргән. Төнлә тавышланучыларны хатын шелтәли. Үсмер моңа ачу тота.Тик кыш көне кар көртләре күп булганга мунча янына үтә алмаган. Җәй шырпы, кәгазь һәм агач кайрысы алып, мунчага килә.  Ут төртә.  Бөтен кылыкларын  телефонга төшереп терки. Ә ут йортка күчәрен алдан аңламый.

 

Гаилә башлыгы  төтен исен тоеп, хатыны белән   кызын уттан алып чыга. Алар туганнарында яшәргә мәҗбүр хәзер.

Хәл буенча җинаять эше ачылган. Кырмыскалы районы Камышлы авылында булган бу вакыйга. Үсмергә шелтә ясарга да куркырлык заманда яшибез.

Автор:
Читайте нас: