Кара диңгездә су коенганнан соң 7 яшьлек кыз авырый башлаган. Аны дәваханәгә салганнар. Табиблар баланыны Мәскәүгә җибәрергә уйлаганнар. Сочига Һәлакәтләр медицинасының территориаль үзәге самолеты килгән. Ләкин хәле авыр булганга аны самолетка утыртып еракка озату мөмкин булмый. Инфекция эләктергән кыз үлеп китә. Диңгезгә килгән бала-чага еш ротавирус инфекциясен эләктерә. Шунлыктан бала күп су югалтудан хәлсезләнә. Кечкенәләр климат алыштырудан да җәфа чигә. Ерак сәфәргә чыкканда барысын да уйларга кирәк.