Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
29 Май 2023, 10:46

«Хәвефсез тәгәрмәч – 2023»республика конкурсы тәмамланды

25 майда Мәләвез районы Нөгөш авылындагы балалар сәламәтләндерү лагеренда «Хәвефсез тәгәрмәч-2023»Бөтенроссия яшь хәрәкәт инспекторлары конкурс-слетының республика этабы ябылды.

Бу масштаблы чарада Башкортстанның 59 муниципаль берәмлегеннән 250дән артык бала һәм педагог катнашты. Алар арасында Балтач районының яшь хәрәкәт инспекторлары да бар. Конкурс программасы алты этаптан тора. Берничә көн дәвамында укучылар велосипед белән идарә итү осталыгында ярыштылар, юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белүләрен, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен, шулай ук сәхнә иҗади чыгышларын күрсәттеләр. Конкурс-слетны ябу тантанасында катнашучыларга котлаулар һәм үгет-нәсихәт сүзләре белән эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы Владимир Севастьянов,

БР Мәгариф һәм фән Министрлыгы вәкилләре, «Газпром трансгаз Уфа профсоюз» ОППО рәисе Максим Свияжский һәм башка мактаулы кунаклар чыгыш ясады. Шуннан соң алар кадерле кубоклар, медальләр һәм призлар тапшырдылар. Барлык катнашучылар да татлы бүләкләр, махсус дипломнар, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Балтач районы командасы 4 урынны алды. Балтачлыларны лаеклы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар юлдаш булсын.

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: