Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
10 гыйнвар 2023, 11:56

Мөһим саннар

Бәйрәм көннәрендә Балтач районының профилактик төркемнәре көче белән бихисап чаралар үткәрелде.

Мөһим саннар
Мөһим саннар

2022 елның 30нчы декабреннән 2023 елның 9нчы гыйнварына кадәр районда 131 профилактик рейд үтте, 884 йорт тикшерелде һәм 274 күп балалы гаиләләр белән әңгәмәләр үткәрелде.

Бәйрәм көннәрендә Балтач районының профилактик төркемнәре көче белән төрле категорияләрдәге торак пунктларда яшәүче өлкән яшьтәге, күп балалы гаиләләрнең йорт хуҗалыкларына бару һәм башка чаралар оештырылды.

Алар барышында торак йортлар өчен көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләренең үтәлеше тикшерелде, әңгәмәләр үткәрелде, янгын хәвефсезлеге чаралары турында белешмәләр тапшырылды.

Ел башыннан районда 2 янгын булган, бәхеткә, кешеләргә зыян килмәгән.

Барыбыз да беләбез, кызганычка каршы, ут аяусыз. Халык әйтеме дә бар бит  “Бурдан кала, уттан калмый”.  Без барыбыз да, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәп, уртак көч белән генә янгыннарны булдырмый кала алабыз!

Мөһим саннар
Мөһим саннар
Автор:
Читайте нас: