Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
6 июль 2022, 21:44

Исерек водитель ЮХХДИ инспекторын 100 метр чамасы сөйрәп алып барган

Мәчетле районында исерек шоферны ЮХХДИ инспекторлары тоткарлаган.  

Мәчетле районында исерек шоферны ЮХХДИ инспекторлары тоткарлаган. Бу хакта Башинформ сайты хәбәр итә.

ЮХХДИ белешмәсе буенча, машинаны туктаткач, инспектор йөртүчегә двигателен сүндерергә һәм патруль машинасына күчеп утырырга куша. Ләкин машина йөртүче моны үтәүдән баш тарта.

Шуннан соң инспектор машинаны үзе сүндермәкче була. Машина рулендә утыручы 40 яшьлек шофер  газ педаленә баса һәм машина алга таба китә. Шулай итеп ул ЮХХДИ инспекторын да 100 метр чамасы сөйрәп алып барган. Ары таба "өлгер" йөртүчене тоткарлыйлар.

Ир-ат 2020нче елда исерек килеш йөргән өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган.

 

 

Автор:
Читайте нас: