Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
30 март 2022, 10:40

ЮХХДИ хезмәткәрләре юлларда сак булырга киңәш итә

Бүген һәм иртәгә Балтач районы территориясендә кар, көчле җил көтелә, юлларда – бозлавык, кар көртләре.

ЮХХДИ хезмәткәрләре юлларда сак булырга киңәш итә
ЮХХДИ хезмәткәрләре юлларда сак булырга киңәш итә

Шул сәбәпле, Балтач районы буенча ЮХХДИ бүлеге һава шартлары начарланганда иминлек чаралары турында искә төшерә. Машина йөртүчеләргә максималь рөхсәт ителгән тизлек белән түгел, ә иминлек тизлеге белән хәрәкәт итәргә кирәк. Каршы як полосага чыгу кебек куркыныч маневрлар ясаудан тыелырга киңәш ителә.

Автомобиль салонында утыручылар иминлек каешын эләктерергә, ә балалар алгы утыргычта 12 яшькә кадәр, ә артта 7 яшькә кадәр махсус утыргычта булырга тиеш.

Җәяүлеләргә шулай ук урамда сак булырга киңәш ителә. Юл аша светофорның яшел төсенә һәм зебра буенча чыгарга, шул ук вакытта машиналарның сезгә юл бирәчәгенә ышанырга кирәк. Караңгыда җәяүлеләргә яктылык кайтаргыч элементлар булган кием кияргә кирәк.

Лилия НӘБИУЛЛИНА,

Балтач районы буенча ЮХХДИ бүлегенең

административ законнарны үтәү буенча инспекторы.

Автор:
Читайте нас: