Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
17 ноябрь 2021, 15:59

Нуриман районында фаҗига! Газ баллоны шартлаудан фермер хуҗалыгына ут кабып янгын чыккан...

Аннан да аянычлырагы - ут тулысынча сүндерелгәч, 57 яшьлек ирнең мәете табылган...

Узган төндә Нуриман районының Яңа Колый авылындагы фермер хуҗалыгында шартлау яңгырый һәм бинаны ялкын телләре камап ала.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәлегеннән белдерүләренчә, янгын көнкүрештә кулланылган газ баллоны шартлау нәтиҗәсендә чыккан. Ул фермада ризык әзерләү өчен кулланылган.

Шунысы кызганыч: бу янгында кеше гомере өзелгән: ут тулысынча сүндерелгәч, 57 яшьлек ирнең мәете табылган.

Вакыйга урынында оператив-тикшеренү төркеме эшли, тикшерү бара, янгын чыгуның сәбәпләре ачыклана.

Фото: "Башинформ"

Нуриман районында фаҗига! Газ баллоны шартлаудан фермер хуҗалыгына ут кабып янгын чыккан...
Нуриман районында фаҗига! Газ баллоны шартлаудан фермер хуҗалыгына ут кабып янгын чыккан...
Автор:
Читайте нас: