Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
12 ноябрь 2021, 16:24

Башкортстанда вакцинацияләнергә тиеш тармаклар исемлеген киңәйтүне аңлаттылар

Башкортстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе кайбер өстәмә тармаклар өчен мәҗбүри вакцинация кертү турында игълан итте. Әлеге яңалык нинди максат белән кертелгән?

 Сорауларга БР буенча Роспотребнадзор идаресе җитекчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Галина Пермина җавап бирә.

- Галина Яковлевна, нәрсәгә бәйле рәвештә мәҗбүри вакцинацияләү өчен тармаклар исемлеген киңәйтү турында карар кабул ителде?

— Башкортстан Республикасы буенча баш дәүләт санитар табибының республика территориясендә гражданнарның аерым контингентын вакцинацияләү турындагы карарына үзгәрешләр кертелде. Бу эш биш атна дәвамында эшкә яраклы кешеләрнең — 30 яшьтән алып 65 яшькә кадәр яшьтәгеләрнең тотрыклы рәвештә авыруы күзәтелә. Сәнәгать предприятиеләрендә һәм оешмаларында авырулар очраклары теркәлә.

Күрсәтелгән чорда төбәктә 18дән 29 яшькә кадәр булган кешеләр арасында яңа коронавирус йогышы белән авыручылар саны 10,5 процентка, 30дан 49 яшькә кадәр — 18,8 процентка, 50дән 64 яшькә кадәр — 19,1 процентка арткан.

- Үзгәрешләр нинди тармакларга кагылачак?

- Үзгәрешләр сәнәгать тармаклары, энергетика, төзелеш, агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренә кагылачак.

- Предприятиеләр хезмәткәрләрне нинди срокларда вакциналаштырырга тиеш?

- Карар нигезендә, икенче вакцинация агымдагы елның 30 декабрендә төгәлләнергә тиеш.

- Роспотребнадзор карары үтәлешен ничек контрольдә тотачак, штрафлар, санкцияләр каралганмы?

- Юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр, вазифа биләгән кешеләр өчен карарны үтәмәгән өчен административ җаваплылык каралган — бүгенге көндә бу административ хокук бозулар турында кодексның 6.3 статьясындагы 2 өлешендә каралган. Штраф санкцияләре шактый җитди: вазифа биләгән кешеләр өчен — 50 мең сумнан башлап, юридик шәхесләр өчен — 200 мең сумнан башлап.

Элегрәк БР Хөкүмәтендә оператив киңәшмә барышында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров искәртеп үткәнчә, республикада 1 декабрьдән прививкалар ясау өчен яңа чикләүләр кертелә — коронавирустан прививка ясау турында сертификатсыз яисә ярты ел элек кичерелгән COVID-19 турында белешмәсез санаторийга, профилакторийга һәм ял йортына барырга ярамый.

Шулай ук 10 ноябрьдән республикада гипермаркетларга һәм башка сәүдә нокталарына кагылышлы чикләүләр гамәлдә (аларга керү өчен вакцинация турында сертификат, ярты ел элек кччерелгән коронавирс турында белешмә яки кире ПЦР белән бергә прививкага каршы медицина күрсәтмәләре булу турында белешмә кирәк булачак).

Автор: Дарья Святохина

ЭлектроГазетадан

Башкортстанда вакцинацияләнергә тиеш тармаклар исемлеген киңәйтүне аңлаттылар
Башкортстанда вакцинацияләнергә тиеш тармаклар исемлеген киңәйтүне аңлаттылар
Автор:
Читайте нас: