Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
12 октябрь , 15:27

Районда коронавируска каршы нормалар үтәләме?

Бүген, 12нче октябрьдә, Башкортстанда республика башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан кертелгән коронавирус инфекциясе таралуга каршы чикләүләрнең икенче этабы үз көченә керде, шул уңайдан Иске Балтачта рейдлар узды.

Коронавируска каршы нормалар үтәләме?

 

Бүген, 12нче октябрьдә, Башкортстанда республика башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан кертелгән  коронавирус инфекциясе таралуга  каршы чикләүләрнең икенче этабы үз көченә керде, ягъни COVID-19га карата тискәре  ПЦР-тест  белешмәләре яки вакцинация турында сертификатларсыз сәүдә үзәкләрендә һәм шәхси музейларда булу чикләнә. Шундый ук таләпләр юл йөрү өлкәсенә дә кагыла: тиешле документлардан башка хәзер шәһәрара автобусларга һәм «Орлан» шәһәр яны поездына билет сатып алырга ярамый.

Бүген шул уңайдан Иске Балтачта рейд узды. Анда район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, район Хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова,   эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча урынбасары Ләйсән Хаметова, мәгълүмат-аналитик бүлеге белгече Лилия Хөсәенова, участок полиция хезмәткәре Ильвир Фәйзхановлар  катнаштылар.  Рейд барышында район мәдәният сарае, “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы, “Майский”, “Центр”, “Звездный”, “Новый”, “Универмаг” сәүдә үзәкләренда санитар таләпләрнең үтәлеше  тикшерелде.

Район мәдәният сараенда барлык нормалар да тулысынча үтәлә, хезмәткәрләр һәм оешмага килүчеләрнең прививка ясату турында сертификатлары тикшерелеп кертелә, тән температурасы үлчәнә.

Кызганычка каршы, калган оешмаларда бик күп җитешсезлекләр ачыкланды. Әлеге оешмаларга тиз арада аларны юк итү өстендә эшләргә кушылды.

Чикләүләрнең  киләсе этабы 18нче октябрьдән үз көченә керәчәк. Ул матурлык салоннарына, косметика һәм СПА-салоннарга, солярийларга, мунча-сауналарга, фокларга, фитнес-клубларга һәм бассейннарга, шулай ук 50дән артык утырту урыннары булган җәмәгать туклануы оешмаларына кагылачак.

Әйтергә кирәк, 27нче  октябрьдән Башкортстанда барлык мәдәни-күңел ачу йортларында, бьюти-индустрия оешмаларында һәм җәмәгать туклануында тискәре ПЦР-тест турында белешмә кабул ителмәячәк. Әлеге оешмаларга  прививка ясатканнар   гына йөри алачак.

Автор фотолары

Коронавируска каршы нормалар үтәләме?
Автор:Гульфиза Хасбутдинова