Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
24 апрель 2018, 17:26

Бәйрәм көннәрендә Балтачта хәвефсезлек тәэмин ителәчәк

Бәйрәм көннәрендә хәвефсезлек тәэмин итү мәсьәләләре махсус комиссия утырышында тикшерелде.

—Терроризмга каршы тору, гадәттән тыш хәлләрне профилактикалау мәсьәләсенә җаваплы карарга кирәклеген күреп торабыз. Кеше корбаннарына китергән гадәттән тыш хәлләр очраклардан соң иң беренче чиратта хәвефсезлек чаралары тәэмин итмәгән җааваплы шәхселәрне гаеплиләр. Гаепле булмас өчен алда торган бәйрәм көннәрен имин үткәрик,—диде район Хакимияте каршындагы терроризмга каршы тору комиссиясе рәисе урынбасары, Балтач район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Андрей Самышев, бүген комиссиянең чираттагы утырышында ясаган чыгышында.
Алдагы бәйрәм көннәрендә, 1 майда Иске Балтач авылы үзәк мәйданында 1200-1400 кеше катнашлыгында ярминкә үтәчәк. Булай ук бу көнне балтачлыларга мәйданда бәйрәм концертын тамаша кылу мөмкинлеге булачак. Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан 8 май көнендә бәйрәм чараларында ике меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә. Бу көнне үзәк мәйданда бәйрәм парады оештырыла. Шулай ук „Үлемсез полк” акциясендә катнашучылар район үзәге урамнарыннан үтәчәк.
Ә 7 май көнендә Русия Презденты В.В. Путинның иннаугурациясе. Бу көнне экстремистик элементлар илебезнең төрле нокталарында җинаятьчел актлар кылуы ихтимал.
Район үзәгендә бәйрәм чаралары үткән урыннарда эчке эшләр бүлекчәсеннен егерме хезмәткәр тәртип сагында торачак. Бәйрәм чаралары вакытында мәйдан тирәсендәгә урамнарда автотранспорт хәрәкәтен вакытлыча ябып тору планлаштырыла.
Утырыш барышында бәйрәм көннәрендә район мәдәният сараенда читтән килгән сәүдәгәрләрнең эшен туктатып торырга киңәш ителде.
Читайте нас: