29нчы ноябрьдә Түбән Карыш авыл биләмәсенә караган Кизгәнбаш авылында урындагы башлангычларны яклау программасы буенча башлангыч җыелыш үтте.
Авыл клубында авыл активы: староста, авыл советы депутатлары hәм туган авылларының киләчәгенә битараф булмаган җирле халык җыелды. Җыелышта Балтач районы муниципаль район советы секретаре Расих Акберов hәм район Хакимияте башлыгының икътисад hәм финанс мәсьәләләре буенча урынбасары Альбирт Хәмитов катнаштылар.
Чарада катнашучылар әлеге программаның асылы белән таныштылар. Альбирт Хәмитов узган 2016—2021нче елларда авыл биләмәсенең әлеге программа да катнашу нәтиҗәләре турында сөйләде.. Шулай ук бүгенге көндә иң кискен социаль мәсьәләләргә, авыл җирлегендә аларны хәл итү мөмкин булган юлларга күзәтү ясалды.
Авыл халкы үзләрен борчыган мәсьәләләр белән уртаклашты. Алар арасында зират коймаларын hәм инвентарь өчен бүлмәләрне капиталь ремонтлау да бар иде. Нигездә, авыл мәнфәгатьләренә кагылышлы проектлар тәкъдим ителде.
Кыскасы, җитди эшлекле hәм җанлы сөйләшү булды. Халык 2022нче елда ППМИ программасында катнашу өчен, hичшиксез, үз фикерләрен белдерде. Киләсе елның 19нчы гыйнварына Кизганбаш авыл клубында билгеләнгән гомуми җыелышка әзерлек планы билгеләнде. Гомуми җыелышка кадәр авылда әле бу мәсьәләләр буенча фикер алышу булачак, шулай ук анкета сораштыру юлы белән авыл халкының теләкләре турында мәгълүмат җыю үткәреләчәк.
Йомгаклау гомуми җыелышында ППМИ программасында катнашу, аның өстенлекләре турында соңгы карарлар кабул ителәчәк, шулай ук авыл биләмәсе хакимияте, җирле халык белән берлектә алга таба ниятләрен тормышка ашырачак инициатив төркем сайланачак.
Ильяс ШӘЙМӨХӘМӘТОВ,
Түбән Карыш авыл биләмәсе башлыгы.
Рита ХАҖИМӘРДАНОВА фотосы.