Барлык яңалыклар
Хәлләр*Проблемалар
28 октябрь 2021, 10:26

2 миллион сумнан артык акчасыннан “колак каккан”.

Башкортстанда яшәүче бер ханым мошенникларга 2 миллион сумнан артык акча күчергән

2 миллион сумнан артык акчасыннан  “колак каккан”.
2 миллион сумнан артык акчасыннан “колак каккан”.

50 яшьлек хатын җинаятьчеләрнең йогынтысында 13 октябрьдән 26 октябрьгә кадәр булган.

Полиция хезмәткәрләре гражданка ниндидер сайтта инвестицион программалар буенча укырга гариза калдыруын ачыклаган. Вакыт узгач, аңа бер банк менеджеры итеп таныш булмаган кеше шалтырата.

Башта аны укыту өчен түләүләрен сораганнар, ә аннары, брокер счетларына акча кертеп, акча эшли башларга тәкъдим иткәннәр. Җинаятьчеләр видеоэлемтә буенча хәрәкәтләрне диктацияләгән. Ханым берничә банкта кредит рәсмиләштергән һәм әлеге счетларга 2 миллион сумнан артык акча күчергән. Акча күчергәннән соң менеджерлар белән элемтә өзелгән.

Караклык факты буенча тикшерү бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатылган,

Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: