Барлык яңалыклар

Сулыкларда сак булыгыз!

Башкортстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төгәл үтәргз чакыра. #безопасностьнаводе #соблюдайтеправила #вода #купание

Сулыкларда сак булыгыз!
Сулыкларда сак булыгыз!

Башкортстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерә:

- рөхсәт ителгән урыннарда гына коеныгыз;

- йөзү өчен билгеләнгән урыннардан читтә йөзмәгез;

- көчле агымда яки текә ярлар янында коенмагыз;

- коенырга иртән яки кич яхшырак, көндез кояш каты кыздырган вакытта су коену куркыныч;

- коену озынлыгы 15-20 минуттан артмаска тиеш, югыйсә, көзән (судороги) барлыкка килергә мөмкин;

- күперләрдән, причаллардан, пристаньлардан чумарга, якын-тирәдәге йөзеп баручы көймәләргә, катерларга һәм судноларга якын йөзәргә рөхсәт ителми.;

Исегезгә төшерәбез, ашыгыч ярдәм сорап мөрәҗәгать итү өчен тәүлек буе – 112 кыска телефон номеры эшли.

Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: