Барлык яңалыклар
Хәлләр*Проблемалар
26 август 2020, 16:36

Тушкыр авылында кайчан интернет булыр да, кайчан урам утлары янар?

Шушы сорау белән социаль челтәрләрдән Рашида ханым мөрәҗәгать итте.

Шушы сорау белән социаль челтәрләрдән Рашида ханым мөрәҗәгать итте.
Үзен Рашида GGG дип таныткан ханым менә ниләр яза: “Аида, исәнмесез.Сез Балтач районында булган хәлләр турында язасыз. Минем бер сорау бар. Авыл балалары дистанцион укыдылар март аеннан башлап. Һәр укучы интернет "не доступен" дигән проблема белән очрашты. Нигә авыллырга интернет үткәреп булмый? Мин быел интернет кертәм икән дип ике ай көттем, минем проблема хәл ителмәде. Ул бүген дә актуаль. Мин Тушкыр авылында ике ай интернетсыз яшәдем. Дистанцион рәвештә эшләргә кирәк иде, барып чыкмады. Ростелеком житәкчесе Нәфис Сәитов чара күрелә ди, әмма берни дә эшләнми, күп авылдаш укытучылар интернет кертә алмый. Проблеманы ничек хәл итәргә?”
Рашида ханымның соравын Иске Балтач линия-техник цехы начальнигы Нәфис СӘИТОВка юлладык һәм түбәндәге җавапны алдык:
—Тушкыр авылында күп йортлар интернет челтәренә ялганган. Шул ук вакытта заман мөмкинлекләреннән мәхрүм кешеләр дә бар. Бүгеннән авылда интернет үткәрергә техник мөмкинлекләр юк. Бу юнәлештә эш алып барылыр һәм киләчәктә проблема хәл ителер, дип ышанам.
Рашида ханымның икенче соравын укып үтик: “Аида, тагын бер сорау бар. Авылларда урамнарны яктырту проблемасы ничек хәл ителә? Тушкыр авылында хәтта Үзәк урам да яктыртылмый. Башка урамнарда да бер генә лампа да янмый. Җәй буе авылда яшәдем, төннәрен авыл урамнарында куркыныч”.
Бу сорауга Тушкыр авыл биләмәсе башлыгы Булат ӘГЪЛӘМОВ ачыклык керттте:
—Авыл урамнарын яктыртуга акча бүленә, әмма бүленгән акчалар ел буена (көн озын вакытта да) яктыртуга җитәрлек күләмдә түгел. Беренче октябрьдән урам утлары яна башлаячак. Тушкыр авылында 36 ноктада лампалар урнаштырылган. Авыл биләмәсе буенча яктырткычлар саны 105кә тиң.

Ханты-Манси автономияле округында гомер иткән, җәйге айларда туган авылына кайтып яшәгән якташыбыз никтер үзенең хатында фамилиясен күрсәтмәгән. Сорау гаеп эш түгел. Сорау юллыйсыз икән, тулы исем-шәрифләрегезне күрсәтсәгез, безгә, хәбәрчеләргә дә, кулайрак булыр иде, әлбәттә.
Фото социаль челтәрләрдән
Читайте нас: