Барлык яңалыклар
Хәлләр*Проблемалар
26 февраль 2020, 13:37

ИЗГЕ НИЯТНЕ ТОРМЫШКА АШЫРЫР ӨЧЕН

Иске Тушкыр авыл биләмәсендә караган Яңа Балтач авылында Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашу буенча авыл халкы җыены үтте.Теманың дәвамы безнең сайтта:

Иске Тушкыр авыл биләмәсендә караган Яңа Балтач авылында Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашу буенча авыл халкы җыены үтте.Аның барышында авыл биләмәсе башлыгы Булат Агәләмов, район Советы секретаре Расих Акберов, район Xакимиятенең финанслар идарәсе начальнигы Альбирт Xәмитов халыкка бу программада катнашу тәртибен аңлатып үттеләр. Авыл старостасы Лида Суфиярова программада катнашырга һәм беренче чиратта авыл зиратын киртәләп чыгу, төзекләндерү буенча тәкъдим кертте. Моны авыл халкы бердәм хуплап кабул итте. Авылның өлкән буын вәкиле Роберт Зарипов җитәкчелегендәге инициативалы төркем булдырылды. Изге эшкә читтә яшәгән якташларыбызны җәлеп итәргә кирәклеге билгеләнде. Программада катнашып ниятне тормышка ашырырга өметләнде авыл халкы. Эльмира Заһирова тырышлыгы белән оештырган концертта да бу тема сызык өстенә алынды.
Гөлнария ФӘТТАXОВА.
Читайте нас: