Барлык яңалыклар
Хәлләр*Проблемалар
20 ноябрь 2017, 13:17

Иң зур проблема — юлсызлык...

Узган атнада район Хакимияте бинасында республика ХөкүмәтеПремьер-министры урынбасары Николай Анатольевич Хорошилов гражданнарны кабулитте.

Узган атнада район Хакимияте бинасында республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Николай Анатольевич Хорошилов гражданнарны кабул итте.
Кабул итүгә төрле авыллардан 32 балтачлы язылган иде. Шуларның 26сы үзләрен һәм авылдашларын борчыган мәсьәлә, проблемалар белән мөрәҗәгать итте.
Егерме алты мөрәҗәгатьнең унсигезе юллар торышына (төзү, ремонтлау, асфальтлау, авыллар эчендәге урам юлларын йөрерлек хәлгә китерү, авылларга кергән өлешләрне, авыллар арасындагы юлларны капиталь ремонтлау, шулай ук бу максатларга төзелеш-монтажлау эшләрен финанслау һәм проектлауга) кагыла иде.
Авылларда яшәгән халыкның үзәгенә үткән проблеманы күтәреп кабул итүгә килүчеләрнең географиясенә тукталганда, ул бик киң. Арада Иске Дүртекәй, Тибел— Шәвъяды, Магашлы Алмантай, Тушкыр, Илекәй, Иске Балтач, Югары һәм Түбән Янактай, Уразай—Начар, Имән, Уразай—Көндәшле, Мишкә, Ялангач авылларыннан 90 яшьне узган Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны да, авыл старосталары да, яугир-интернационалист та, җирле биләмә башлыклары да, вакытлыча эшсез гражданнар да бар иде ...
Авыллардагы урам юллары торышына килгәндә, мисал өчен, Иске Балтач авыл җирлеге башлыгы Эльмар Галимҗанов белдерүенчә, цивилизация үтеп кергәннәрдән саналган Иске Балтач авылындагы урам юлларының озынлыгы 103 километрга тиң. Шуның 45 километры гына асфальтланган.
Кабул итү барышында авылларны газлаштыру, социаль объектлар төзелеше һәм капиталь ремонты, авария хәлендәге торак йортта яшәүчеләрне күчерү, суүткәргеч сузу, торак шартларын яхшырту, яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү, эшкә урнашуда булышлык күрсәтү һәм башка мәсьәләләр дә күтәрелде.
Әлбәттә, берәүгә дә „алтын таулар” вәгъдә итмәде Николай Анатольевич. Һәр мөрәҗәгатьне исәпкә алып, киләчәктә аерым программалар эшләп, шул программалар чикләрендә аларны хәл итү чарасын күрергә тырышачагы турында әйтте.
Күп буыннарның җилегенә үткән проблеманың хәл ителүе авылларның киләчәгенә уңай йогынты ясамый калмас иде. Авылларның социаль йөзе, демографик иминлеге дә шушы проблеманың чишелешенә бәйле бит...
Гражданнарны кабул иткәннән соң Николай Хорошилов район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев озатуында Иске Балтач авылының Якутов урамындагы 16 санлы авария хәлендәге йортта яшәүчеләрнең проблемалары, Иске Балтач 2нче урта мәктәбендәге, төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжындагы укыту, торак шартлары, мәдәният сарае бинасына вакытлыча күчерелгән балалар сәнгате мәктәбендәге мөмкинлекләр белән танышты, Йөгерек Танып елгасы аша салыначак күпер төзелешен киләчәктә дәвам иттерү өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге турында сүз алып барды.
Читайте нас: