Барлык яңалыклар
Икътисад
20 февраль 2022, 11:13

Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев балтачлылар хезмәтен уңай бәяләде

Балтач районына эш сәфәре барышында Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев балтачлыларның эшкуарлыкны үстерүдәге хезмәтен уңай бәяләде.

Алексей Николаевич билгеләп үткәнчә, район эшкурлары заман белән бергә атлыйлар, сәүдә һәм хезмәт күрсәтүне үстерү тенденцияләре белән дә кызыксыналар. Үз чыгышында министр бу өлкәдә иң кирәкле һәм перспектив юнәлешләрне билгеләде. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, үз чиратында, районда сәүдә һәм юл буе сервисын үстерү планнары һәм проектларын уртаклашты.

Шулай ук Алексей Николаевич кайбер предприятиеләрнең эшчәнлеге белән танышты: эшкуар Илгиз Шәйхаттаровның «Замок» юл буе кафесы. Эшкуар Диләрә Гайниәхмәтованың "Уют” һәм эшкуар Радик Нигъмәтҗановның “Черная жумчужина” , “Общепит” кулланучылар җәмгыятенең җитештерү цехы һәм кафесында булды.

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: