Барлык яңалыклар
Икътисад
6 гыйнвар 2022, 16:07

Радий Хәбиров Башкортстанда М-5 трассасын масштаблы реконструкцияләү турында сөйләде

  Трасса дүрт полосалы булачак, урыны белән – алты полосага кадәр.

Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, 2024 елга кадәр Благовар районының Мирный авылыннан Әҗдәк районының Иске Багады авылына кадәр һәм Серафимовкадан алып Татарстан белән чиккә кадәр участок ремонтланачак. Трасса дүрт полосалы булачак, урыны белән – алты полосага кадәр.

2023 елдан 2026 елга кадәр Иске Богады авылыннан Кандрадан һәм Кандрыкүл авылыннан Серафимовкага кадәр участок ремонтланачак. Шмидт авылыннан Шакша чишелешенә кадәр кисекне 2024 елда төгәлләячәкләр.

«Шулай итеп, 2026 елга Шакша чишелешеннән алып Татарстан белән чиккә кадәр трассаның сул яртысы дүрт полосага җитәчәк. Бу аварияләрнең кимүенә дә китерәчәк, чөнки ике полоса булган урыннарда юл хәлен җайга салу бик авыр», – дип билгеләп үтте Хәбиров.

Шакша чишелешеннән алып Балтика авылына кадәр трассаны реконструкцияләү эшләре 2022 елда башланачак. Чиләбе өлкәсе белән чиккә кадәр юлның калган участогының әлеге вакытта эш проекты юк.

«Без Россия Транспорт министрлыгы, Росавтодор белән 2022-2023 елларда әлеге участокны киләчәктә реконструкцияләү белән проектлау турында сөйләшүләр алып барабыз. Безнең планнарыбыз - каршы агымнарны бүлү юлы белән 2030 елга М-5 трассасын 4-6 полосалы итү», - дип йомгаклады Радий Хәбиров.

Фото: ГорОбзор

Радий Хәбиров Башкортстанда М-5 трассасын масштаблы реконструкцияләү турында сөйләде
Радий Хәбиров Башкортстанда М-5 трассасын масштаблы реконструкцияләү турында сөйләде
Автор:
Читайте нас: