Барлык яңалыклар
Икътисад
18 октябрь 2021, 11:19

Салым түләү үзенчәлекләре

Башкортстанда 2020нче елга физик шәхесләрнең милек, транспорт, җир салымнары һәм шулай ук физик шәхесләр кеременә салым түләү буенча салым белдерүләрен җибәрү кампаниясе башланды.

Салым түләү үзенчәлекләре
Салым түләү үзенчәлекләре

Физик затларның милек салымнарын түләү вакыты  2021нче елның 1нче декабренә кадәр дәвам итә.

Шәхси кабинеттан файдаланучылар салым түләү турында белешмәләрне электрон рәвештә, ягúни сервис эчендә  алачаклар. Сервиста теркәлмәгән салым түләүчеләргә хәбәрнамәләр почта аша  җибәрелә.

2020нче  елдан салым түләү үзенчәлнекләре бераз  үзгәрде, шул исәптән квитанция формасы да башкача. Салымны штрих-кодлар һәм QR-кодлар ярдәмендә   түләү мөмкинлеге булдырылды, шулай ук банк терминаллары, мобиль җайланмалар һәм кушымталар аша бюджетка акча күчерү өчен реквизитлар камилләштерелде һәм җиңеләйтелде.

Салым хәбәрнамәсендә салым күчерелгән мөлкәт объектлары гына чагылдырыла. Әйтик, әгәр нинди дә булса милек объекты өчен гражданга  салым түләүдән тулысынча азат итү рәвешендәге ташлама бирелсә, мондый объект салым белдерүендә чагылыш тапмый.

Ташламалар бирүгә бәйле рәвештә салым түләүдән тулысынча азат ителгән гражданнарга, шулай ук түләнергә тиеш  салым суммасы 100 сумнан да ким буллган очракта, салым хәбәрнамәләре җибәрелми.

  Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталыннан файдаланучыларга милек салымнары буенча бурычлар булу турында мәгълүмат алырга була, ләкин 2020нче елга агымдагы исәпләүләрне һәм салым белдерүләрен тикшерү өчен Русия федераль салым хезмәтенең „Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты” сервисына күчәргә кирәк.

Салым түләүчеләр, шулай ук, өстәмә рәвештә, теләсә кайсы КФҮгә гариза биреп, салым хәбәрнамәләрен ала алалар.

Салым белдерү кәгазьләренең эчтәлеге турында тулырак Русия Федераль салым хезмәтенең сайтында белергә мөмкин. Áу мәгúлүматны  алыр өчен „2020нче елга салым хәбәрнамәләре” бүлегенә керергә кирәк.

Салым инспекциясенә теләсә нинди уңайлы ысул белән мөрәҗәгать итеп, салым түләүченең шәхси кабинеты  яки  „Русия федераль салым хезмәтенә мөрәҗәгать” сервисы аша сораулар бирергә мөмкин.

Башкортстан Республикасы үсешенә үз өлешегезне кертегез,   конституцион  бурычларыгызны төгәл үтәгез, салымнарны вакытында түләгез!   

Е.М. ДЕРЕВЕНИНА,

Русия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең 2 класслы   киңәшчесе, начальник урынбасары.

Автор:Гульфиза Хасбутдинова
Читайте нас: