Икътисад
26 Мая 2020, 06:53

Апрель аенда Русиядә ипотека бирү күләме 18%ка кимегән

Русиядә торак кредитларын бирү күләме һәм бирелгән ипотека саны 2020 елның апрелендә 2019 елның апреле белән чагыштырганда 18% ка кимегән. #национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан

Добавить в предпочтительные источники Google
Русиядә торак кредитларын бирү күләме һәм бирелгән ипотека саны 2020 елның апрелендә 2019 елның апреле белән чагыштырганда 18% ка кимегән.
2020 елның апрелендә ипотека бирү күләме 184 млрд. сум тәшкил итте, бу 2002 елның мартындагыга караганда 39% ка кимрәк. Бирелгән кредитлар саны март белән чагыштырганда 33% ка 81,5 мең ипотекага кадәр кимегән. Берләшкән кредит бюросы мәгълүматларына караганда, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Төмән өлкәсе һәм Краснодар краенда торак кредитлары бирү аеруча кимегән.
Промсвязьбанкның ипотека продуктларын эшләү үзәге җитәкчесе Марина Заботина фикеренчә, 2020 елның мартында ипотека бирү буенча рекордлы күрсәткечләр күзәтелгән, чөнки кешеләр коронавирус таралу фонында тотрыклы булмаган икътисади хәл аркасында ставкаларның үсешен көткән.
Русия Банкында аңлатуларынча, чикләү чаралары һәм үзизоляцияләү режимы аркасында бирү күләмнәренең вакытлыча кимүе мөмкин. Бу сатып алучыларның еш кына алыш-биреш ясар алдыннан фатирны шәхсән карауны өстен күрүе белән дә бәйле.
Русия банклары шулай ук май аенда ташламалы ипотека программасы үз көченә керү сәбәпле, торак кредитлары бирүгә запрослар еллык 6,5% белән үсә башлады, дип билгеләп үтә. Шул ук вакытта, Милли кредит рейтинглар агентлыгының банк рейтинглары юнәлеше җитәкчесе Михаил Доронкин фикеренчә, 2020 ел нәтиҗәләре буенча ипотека кредитлары бирү саны кимиячәк. Әмма моңа шулай ук халыкның реаль керемнәре кимү һәм тулаем ил буенча икътисади кимүгә дә йогынты ясаячак, дип өстәде эксперт. Бу базарны торгызу төбәкләрдә чикләү чаралары, шулай ук 2020 елның көзендә коронавирус пандемиясенең икенче дулкыны куркынычлары белән бәйле.
"Известия"