Барлык яңалыклар
Икътисад
23 ноябрь 2017, 14:05

Федераль казначействоның Балтач бүлекчәсе бүген райондагы 61 клиентны хезмәтләндерә

1992 елның 8 декабрендә Русия Федерациясе Президенты „Федераль казначейство турында”гы Указы белән федераль казначейство органнарының бердәм үзәкләштерелгән системасы булдырыла.

1992 елның 8 декабрендә Русия Федерациясе Президенты „Федераль казначейство турында”гы Указы белән федераль казначейство органнарының бердәм үзәкләштерелгән системасы булдырыла.
Аның максаты — дәүләт бюджет сәясәтен үткәрү, федераль бюджет үтәлеше процессында керемнәр һәм чыгымнар белән нәтиҗәле идарә итү, дәүләт программаларын финанслауда оперативлыкны күтәрү, Русия Федерациясендә дәүләт акчаларының максатчан һәм нәтиҗәле тотынылуына контрольлек итүне көчәйтү.
РФ Хөкүмәте 1993 елда „Русия Федерациясендә федераль казначейство турында Положение”не раслый. Ул, РФ Президенты Указын конкретлап, казначейство органнарының хокукый статусын, аларның функцияләрен, хокукларын һәм бурычларын билгели.
РФ Финанс министрлыгының Башкортстан Республикасындагы Федераль казначействосы Идарәлеге 1998 елда барлыкка килә. Аның төп бурычы — федераль бюджетның керемнәр һәм чыгымнар буенча үтәлешен касса ярдәмендә хезмәтләндерү, республика һәм урындагы дәрәҗәдәге бюджетлар, дәүләт бюджеттан тыш фондлар үтәлешен касса ярдәмендә хезмәтләндерү һәм башкалар.
Үзенә йөкләнгән функцияләрне үтәгәндә Идарәлек зур күләмдәге информацияне эшкәртә. Бюджет дәрәҗәләре буенча алып караганда, 2017 елның 1 гыйнварына бюджет процессында катнашучылар исемлегенә кертелгән оешмалар саны 6104 клиентка тиңләште: федераль бюджет буенча — 92, РФ субъектлары бюджеты буенча — 988, урындагы бюджет — 502, бюджеттан тыш фонд буенча — 84.
Идарәлек Русия Казначействосының 2016—2020 елларга Стратегик картасын тормышка ашыру чараларын үти. Эшчәнлектәге төп юнәлеш — җәмәгать финансларына идарә итүнең „Электрон бюджет” системасын кертү һәм аны камилләштерү.
Балтач бүлекчәсе районда 2002 елның гыйнварыннан эшли башлады. Федераль казначействоның структурасын һәм функциясен оптимизацияләү Концепциясенә ярашлы, бүлекчә 2011 елның 1 октябреннән территориаль бүлек сыйфатында Идарәлеккә кушылды. 2017 елның 1 октябренә бүлек 61 клиентны хезмәтләндерә. Бүлек, Идарәлек алдында торган планнарны тормышка ашыру, территориаль дәрәҗәдә бюджет системасы бюджетлары үтәлешен камилләштерү эшен актив алып бара.
Безнең бүлек — Федераль казначействоның бәләкәй бер өлеше. Эш барышында туган кыенлыкларга карамастан, узган елларда тупланган тәҗрибә, яңа норматив документларны өйрәнү исәбенә алга куелган бурычларны үтәүне тәэмин итәбез.
Читайте нас: