Бу чәйне эчүчеләрнең нервлары тынычка әйләнә, ә тормыш шатлыклы һәм мәгънәле булып тоела. Нәрсә алырга кирәк: 1 аш кашыгы мәтрүшкә, 1 аш кашыгы сары мәтрүшкә, 1 аш кашыгы (мята) бөтнек. Бу катнашманы бутарга. Аннары 1 аш кашыгы катнашма алабыз, 1 литр кайнар су салабыз һәм 15 – 20 минут торабыз. Чәй "чүбен" алып ташламый гына эчегез. Үлән савытта сыеклыкны эчеп бетергәнче торсын. Чәйне даими эчәргә кирәк, ул гаять зур көчкә ия. Әгәр сез аны кыш буе эчсәгез,язга сезнең нервларыгыз һәм баш миегез ничек ныклы булачагын тоячаксыз. Бу чәйне куллану инсульт һәм инфаркт куркынычын киметәчәк. ТЕЛӘСӘ НИНДИ ПРЕПАРАТНЫ, ДӘВАЛАУ ЧАРАСЫН ЯКИ МЕТОДЫН КУЛЛАНЫР АЛДЫННАН, ҺИЧШИКСЕЗ, ДӘВАЛАУЧЫ ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШЛӘШЕГЕЗ! Теләсә нинди препаратлар яки дәвалау ысулларын куллану алдыннан белгеч белән киңәшләшегез.