1) Ит үткәргече аша ярты стакан йөзем, 1 стакан әстерхан чикләвеге төшләре, 0,5 стакан миндаль (кедр чикләвеге - иммунитетны нык күтәрә), 2 лимон кабыгы үткәрергә. Лимоннарны үзләрен массага сыгарга, кабыгын исә ит тарткыч аша аерым үткәрергә. Аннары 0,5 стакан курага һәм шул кадәр үк күләмдә кара җимеш, 150 грамм бал өстибез. 1-2 көн караңгы урында торырга, суыткычта сакларга, өлкәннәргә 1-2 аш кашыгы көнгә 3 тапкыр, өч яшьтән башлап балаларга 1 чәй кашыгы көнгә 2 тапкыр кулланырга.
2) 200 грамм куpaга, 200 грамм кара җимеш, 200 грамм инҗир, 200 грамм әстерхан чикләвеге, 200 грамм йөзем, 200 грамм бал, 1 лимон. Коры җиләк-җимеш һәм кабыклы лимонны ит тарткыч аша үткәрергә, катнашмага бал салырга. Банкага һәм суыткычка. Ашар алдыннан 1 аш.кашыгы кулланырга.