Җәй, яз мондый сорау булмый. Ә салкын чорда тавыклар йомырканы сирәк сала башлый. Аларга чүпрә һәм акбур бирү яхшы нәтиҗә китерә. Тавыклар ешрак йомырка сала башлый.
Кич 1 л суга 1 аш кашыгы чүпрә (корысын да, чиен дә мөмкин), бераз шикәр салып бутарга кирәк булыр. Ул күперә. Бер чиләк тавык азыгына чүпрә һәм бер уч акбур кушып ашату кулай. Бер атна өстәмә тукландырырганнан соң, алар янә йомырка сала. Гадәттә акбурны атнага ике тапкыр кушканда яхшы нәтиҗә була.