Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
6 гыйнвар , 06:10

Сез аның файдасын беләсезме?

 Нәрсә ул, дип кызыксынучылар бардыр. Ул тешне чистарта, аннан куныкны (налет — ред.) төшерә, гомумән чистарта торган махсус таякчык.

Сез аның файдасын беләсезме?
Сез аның файдасын беләсезме?

Ә аның файдасы фәнни яктан дәлилләнде. Мисвәк таякчыгы агачтан эшләнә. Ул агач сутының химик составы триклозан матдәсен хәтерләтә. 

 Мисвәктә фтор, С витамины, танин, алкалоидлар һәм флавоноидлар барлыгын билгелиләр. Гомумән мисвәкне кулланганнарның тешләре ныгый, аларның чери башлавын булдырмый калуда булыша ул. Янә авыз куышлыгындагы начар исне юк итә, тешләрне күренеп агарта.

 Кызыксынып, аның белән тешләрегезне чистартып карасагыз, бәлки, исбатлый алыр идегез ул сүзләрне.

"Ирек мәйданы" 

Автор:
Читайте нас: