Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
6 гыйнвар , 05:00

Гөлләрне кыш тәрбиялик

Гөлләрегез  ел буе чәчәк атсын өчен нинди эш башкарырга кирәк? Тәрбияләргә.

Антуриум гөлен тәрбияләү серләре. Гөл фатирда үзен яхшы хис итсен һәм мул чәчәк ату белән шатландырсын өчен катлаулы булмаган шартларны үтәргә кирәк. Кемдәдер ул ел буе чәчәк ата. Чәчәкләрнең саны гына үзгәрә-елның вакытына карап биштән тугызга кадәр. Беренче шарт — дөрес сайланган субстрат белән чүлмәк. Орхидеяләр өчен әзер грунт алырга мөмкин. Антуриум әче туфракны өстен күрә. Чүлмәк зур булмаска тиеш, югыйсә тамыр системасы бөтен вазонны тутырмыйча чәчәк атмаячак, сез яшел матур яфракларны гына күзәтәчәксез. Икенче шарт-уңышлы сайланган урын. Антуриум көньяк якка караган тәрәзәләрне өстен күрә. Кызык, әгәр аны җәй көне көньяк ягына урнаштырырга туры килсә, аңа туры кояш нурлары эләкмәскә тиеш. Ә кыш көне  пыялага якын ук китерергә мөмкин. Яңа елга ул сезне ачык чәчәкләре белән сөендерәчәк.

 

Автор:
Читайте нас: