Сәбәпләре:
Йоклаганда йоткылык асты мускулларының табигый эшчәнлеге түбәнәю;
Борын бүлгесе кәкрәю;
Тамак һәм борындагы тын юлларының тумыштан тар булуы;
Борын эчендәге лайлалы ит үсентесе (полип) һәм аллергияле ринит;
Зурайган аңкау бизе, аденоид;
Аңкау теле озынаю;
Тешләрнең дөрес урнашмавы;
Калкансыман биз эшчәнлеге бозылу;
Арыганлык;
Организмның картаюы.
Йокларга яту алдыннан борын тишекләрен тын алырга комачауламаслык итеп чистартыгыз. Моның өчен һәр кич борын эчен диңгез тозы эретмәсе белән юарга киңәш ителә. Шундый ук эретмә белән тамакны чайкау да файдалы.
Карават башын күтәртегез. Моның өчен баш ягыннан карават аякларына ун сантиметр калынлыкта шакмак куярга кирәк. Гәүдә торышын шул рәвешле үзгәртү телнең кысылуын киметә. һәм организмдагы сыеклык түбәнгә төшә, борын белән тамак юлларын бушата;
Артык дәрәҗәдә тыгыз зур мендәрләр кулланмагыз. Мондый мендәрдән, гадәттә, кеше шуып төшә, нәтиҗәдә — муен бөгелә һәм тын юллары кысыла.
Иң кулае — кечкенә мендәрләр.
Файдалы күнегүләр.
Телне иң элек зур итеп алга чыгарыгыз, аннары көч белән аңкауга этегез. Шул чыгарылган һәм этелгән халәттә телне бер-ике секунд тотып торыгыз;
Ияккә кул белән басып, аскы казналыкны алга һәм артка йөрткәләгез;
Йокы алдыннан агач яисә пластик таякчыкны тешләр белән өч-дүрт минут нык итеп кысып торыгыз;
Беренче һәм икенче күнегү тел мускулларын, аскы казналыкны чыныктыру өчен эшләнә. Ә өченчесе тамак мускуллары эшчәнлеген яхшырта, алар йоклаганда да тиешле тонуста кала, гырылдау кими.
Халык чаралары.
Чи кәбестә яфрагын ваклап турагыз да, бал кушып, болгатып йокы алдыннан ашагыз яисә бер стакан кәбестә согына бал кушып эчегез. Моны ай буена дәвам итегез.
Күпчелек очракта кеше чалкан яткач гырылдый, шуңа күрә алай йокларга тырышмагыз.
Чыганак: "Авыл хатыны".