«Ананаслы салат»
Аны әзерләү өчен кирәк. Тавык түше ите, йомырка, каты сыр, консервланган ананас, әстерхан чикләвеге, майонез.
Тавык итен пешергәч саламлап турарга. Шулай ук аны алдан турап, тәмләткечләр кушып, табада кыздырып алырга да мөмкин.
Телгә алынган ризыкларны язылган тәртиптә салырга, шулай ук һәр катын майонез салырга онытмагыз, иң өске катта чикләвекне кушып салырга кирәк булыр.