Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
15 декабрь , 07:30

Тәмле кәбестә пирогы

Ялларда тәмле ризык пешерә хуҗабикәләр. Бу юлы нинди тәмле ризык әзерлисез. Әйдә пирог пешерик.

Тәмле кәбестә пирогы
Тәмле кәбестә пирогы

Камыр: 150 гр эретелгән атланмай, 200 гр каймак, 1 йомырка, 0,5 чәй калагы тоз, 1 аш кашыгы шикәр, 0,5 чәй калагы сода, 450 гр он. Хәзерләү: ⠀ Барлык сыек ингредиентларны болгатырга, онны иләргә, кулларга ябышмый торган йомшак, сыгылмалы камыр басарга. Суыткычка тотарга. Эч: ⠀ 700 гр кәбестә, ⠀ 1 кишер, 1 суган, 2-3 аш кашыгы мәк,50-100 мл сөткаә тәменчә тоз, ⠀ кыздыру өчен май. 3 йомырка.Хәзерләү: ⠀ Суган белән кишерне кыздырырга, кәбестәне вак кына итеп турарга, суганга өстәргә һәм  10-15 минут кыздыруны дәвам итәбез. Аннары мәк, сөт, тоз өстәп, капкач белән каплап һәм әзер булганчы пешереп торырга. Ахырда сөтне парга әйләндергәнче тоткач 3 йомырка салып, шунда ук болгатырга. Эчлек әзер! ⠀ Камырны 2 өлешкә бүлеп җәергә, форманы майлап, суынган эчлекне салырга, икенче катламны җәеп, кырыйларын яхшылап ябыштырырга. Җылытылган мичтә 180 гр мин 30-40 ка кадәр алсу кабыкка кадәр пешерәбез!

 

Автор:
Читайте нас: