«Тиффани» салатын ясау өчен ысланган тавык түше, әстерхан чикләвеге, каты сыр, виноград хәстәрләп кую хәерле.
Тавык итен салам рәвешендә турарга, чикләвекне вак итеп турарга, сырны эре угычтан чыгарырга, виноградны урталай бүлергә, һәм төшләрен алып, бизәү өчен салатның иң өстенә матурлап тезеп урнаштырырга.