Суганны салкын суга салып торырга мөмкин. Коры килеш исә тураганчы алдыннан суганны берәр сәгатькә суыткычка куеп тору отышлы. Суган турый торган тактаны уксус белән чылатып була. Тактаны, пычакны лимон кисәге белән ышкып уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.
Суган турый торган пычак тигез, үткен, шома булырга тиеш.