Камыр бик шәп, эшләве дә җайлы.
Камыр өчен:
500-550 г он,
100 г шикәр,
0,5 чәй калагы тоз,
140 г атланмай,
2 чәй калагы коры чүпрә,
120 мл сөт,
3 йомырка.
Коры продуктларны бергә кушып, яхшылап бутарга. Сөт һәм йомырка өстәп, камыр басарга, соңыннан җылы атланмай салып, камыр басарга. Камырны җылы урынга 1,5 сәгатькә куярга.
Гөбәдиянең эчлеген ясап салырга. 180 градуста 45 минут пешерергә. Пешүен шырпы белән тикшереп караган хуҗабикәләр дә була. Шулай эшләп карагыз.