Мантый
пешергәндә аның камыры килешле булуы мөһим. Андый камыр өчен нәрсә алырга кирәк?
1 йомырка,
90-100 гр кайнатып суытылган бүлмә температурасындәгы җылымса су,
250 гр он, бераз тоз салып камыр әзерләргә кирәк. Басып әзерләгән камырны сәгать ярым вакытка калдырып торырга була.
Эчлеккә гадәттәгечә сыер, тана итеннән фарш. Аңа суган, борыч, сарымсак, тоз салып әзерләргә. Эчлеккә шулай ук бу фаршка бәрәңге, тураган суган, борыч, тоз салып бутап куярга кирәк.