Алырга кирәк: 1 аш кашыгы (өеп) мәтрүшкә, 1 аш кашыгы (өеп) сары мәтрүшкә, 1 аш кашыгы (өеп) мята бөтнек. Бу катнашманы бутарга. Аннары 1 аш кашыгы катнашма алабыз, 1 литр кайнар су салабыз һәм 15 – 20 минут торабыз. Чәйне сөзмичә генә эчегез. Үлән савытта сыеклыкны эчеп бетергәнче торсын. Чәйне даими эчәргә кирәк, ул гаять зур көчкә ия. Әгәр сез аны кыш буе эчсәгез,язга сезнең нервларыгыз һәм баш миегез ничек яхшы эшләгәнен тоячаксыз. Бу чәйне куллану инсульт һәм инфаркт куркынычын киметәчәк.