Иң элек камыр куярга кирәк булыр. Моның өчен ярты литр жылы су һәм ярты литр сөт,100 гр.үсемлек мае, бер кашык майонез, дрожжи чүпрәсе бер калак кирәк булыр. 2 кашык тоз, 3 кашык шикәр кушарга һәм он салып камыр басарга мөмкин.
Дөге бүрттереп алганнан соң суык су салып дуршлагта саркытырга була. Кабакны турап тоз салып, тотканнан соң артык суын түгәргә була.
Эчлекне эзерләгәнче камыр кабара. Дөге,кабак,йозем җимеше,сыер мае, шикәр комы салып бутарга. Барысы да әзер булгач бөккән ясарга, аны мичтә, духовкада пешереп алырга.