М. Миңнеголова тәҗрибәсеннән.
Эчлеге- кәбестә, кишер һәм яшел суганнан. Икенчесе җимеш, каймак кушыпып .
Камыр өчен:
1 аш калагы коры чүпрәне җылы су салып күпертергә.
250 мл җылы суга салырга, 1 аш кашыгы шикәр комы, ярты чәй калагы тоз, 1 йомырка, 50 гр сыер мае, 25 мл көнбагыш мае һәм шуңа күперткән чүпрә, он салып камыр басарга. Беразга җылы урынга калдырырга.
Чүпрә әйбәт булса ярты сәгатьтә кабарып чыга ул.
Пирог өчен җимештән эчлек:
Җимешләрне суда юып , иттарткычтан үткәрергә. Камырга җәеп чыгып,.
Ике йомырканы күперкәч, 200 гр каймак, 150 гр ак сгущенка кушып болгатып,җимеш өстенә салып, аңа чикләвек кырып сибәргә.