Пешерү өчен ни кирәк булыр? Иң элек алма, ул арзанракны алганда да була. Шарлотка барыбер тәмле килеп чыга. 4 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан он, 1 чәй калагы күперткеч, 150 мл үсемлек маен әзерләгәч эшкә тотынырга була..
Йомырка белән шикәр комын салып, күперткәч, он белән күперткечне салып болгатырга. Аннары май салып болгатырга.
Камырны табага урнаштырып, алмаларны салырга мөмкин. Алма өстенә шикәр комы сипбеп чыгарга. 180-200 градуста пешерергә. Бик тәмле килеп чыга.