Шашлык өчен 1 килограмм тавык ите, 3,2 процентлы 1 литр кефир, 3–5 данә суган, 3–4 тырнак сарымсак, үсемлек мае—2–3 аш кашыгы , 1 данә лимон, борыч, тоз, тәмләткечләр кулланырга кирәк була.
Маринадны кефир, үсемлек мае, лимон согы, сарымсак, тәмләткечләрне салып катнаштырырга, аннары суган кушып әзерләргә. Тавык итен турагач кем банкага, кем кәстрүлгә салып, аңа маринад белән бутап төнгелеккә калдырырга.