3 литрлы банкага: 2,2 кг кәбестә Алма 2-3 данә. Кишер -1 данә. Кызыл татлы борыч- 3 данә. Сарымсак- 1 данә. Ачы борыч- 1 кузак. Дафнә(лавр яфрагы)- 3 данә. Хуш исле борыч- 5 данә. 1 л суга маринад ясарга: 1,5 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр,3 аш кашыгы 9% серкә. Кәбестәне телемнәргә кисәргә. Алманы яхшылап юарга. Кишерне чистартырга, калын түгәрәкләргә турарга. Татлы борычны орлыкларыннан чистартырга. Сарымсакны сытып кулланырга. Ачы борычны юарга. Стерильләштерелгән банка төбенә махсус тозлау җыелган пакеттагыны ачып салырга. Өстә яшелчәләр, шул исәптән сарымсак та кулланырга. Ачы борычны банка уртасына урнаштырырга. Кайнар маринад әзерләргә. Банкаларга коярга, 15 минутка калдырырга. Маринадны кире кәстрүлгә коярга,кайнатырга. Банкага маринад салырга. Әйләндерергә, төрергә, тулысынча суынганчы калдырырга.