Камыр:
1 ст кайнаган җылы суга эретелгән100 гр акмай кушарга, аңа 2 аш кашыгы үсемлек мае,1 кашык майонез,тоз кушып бутарга. Аннан бераз он кушып бутарга кирәк булыр. Онны куе каймак камырыдай хәлгә килгәнче өсти-өсти кушып җиткерергә мөмкин.
Камыр баскач, 20-30 минутка ял итәргә калдырырга.
Эчлек өчен ит (тана яки бозау һәм үрдәк ите),
бәрәңге, 2 баш эре суган,тоз, борыч кирәк булыр.
Эчлек ясарга.
Ә камыр җәеп, эчлек салырга. Духовкага 180-200 гр, 1,5-2 сәгатькә урнаштырырга. Пешергә ярты сәгать кала, уртасыннан шулпа яки су салу отышлы. Коры булмый..
Эссе килеш ашарга.