Король табынын бизәрлек салат. Краб таяклары белән салат. Ингредиентлар: - краб таякчыклары,- әфлисун - 1данә, - йомырка-4данә - 1 теш сарымсак- - консервланган кукуруз - 100г - майонез - 100 - 150г Әзерләү: 1. Азык-төлекне әзерләү.Краб таякчыкларын вакларга. Йомырканы каты итеп пешерергә 2. Йомыркаларны чистартырга һәм вак шакмакларга, краб таякчыкларын аркылыга, кечерәк телемнәргә турарга. 3. Сарымсакны чистартырга һәм пычак белән вак кына турарга. 4. Әфлисунны кабыгыннан чистартырга. Өлешләргә аерырга, өлешне пленкалардан чистартырга, аннары турарга. 5. Әзер продуктларны кушырга, майонез өстәргә һәм бутарга.