Тәмле килеп чыга. Өйрәник.
Тозы сеңсен өчен хәстәрләргә кирәк. Бер тәулек үрдәкне, казны тозлы суда тотарга. 10 л га 1 пачка тозны эретергә. Янә1 баш сарымсакны әрчеп, кошның эчен- тышын ышкырга.
Аджикага майонез кушып, соус ясап, тагын эчен- тышын ышкып чыгарга кирәк.. Махсус пакет эчендә, 180-200 градуста 1,5-2.5 сәгать тирәсе пешерергә (каз яисә үрдәк пешкәнче). Бик тәмле килеп чыга. Бәйрәмчә булыр ашыгыз.