Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
28 сентябрь , 04:00

Кабактан варенье ясарга була

Быел алма, чия кебек җимешләр аз булды. Оста хуҗабикә кабактан кайнатма эшли ала.

Кабактан варенье ясарга була
Кабактан варенье ясарга була

1,6 кг шикәр комын 2 кг  туралган кабакка салып бутарга.
 
Шикәр шунда вакыт үткәч эреп бетә. Эреп бетсен өчен төнгә калдырырга була.
( ширбәтле булганын ошатмаган очракта шикәрне киметергә!)

1 лимон, 1 апельсин турап салырга кирәк.
Алдан кабыгын (цедра) әрчеп, аны кайнатмага кушу отышлы, ак әче урынын әрчеп кулланмау хәерле.

Кабак йомшарганчы, сурән утта кайнатып, 1 сәгатьләп бутап торырга кирәк. Килеп чыккан массаны блендер белән ваклатып  бераз кайнатырга. Аны банкаларга тутырырга.

 Тәмле кайнатма килеп чыга.

Автор:
Читайте нас: