Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
20 сентябрь , 08:58

Дафнә(лавр) үтә файдалы тәмләткеч

Аш-суда кулланылган дафнәне хәтта космонавт ризыгына да кертәләр. Ул бик файдалы икән. Ничек? Укыгыз.

Дафнә(лавр) үтә файдалы тәмләткеч
Дафнә(лавр) үтә файдалы тәмләткеч

Дафнә яфрагы – дөньяда иң борынгы тәмләткечләрнең берсе булуы турында бик азлар гына белә. Бу яфракларның составы бик бай. Алар ялкынсынуга каршы һәм антиоксидант матдәләргә ия. 1. Кандагы шикәр күләмен киметергә ярдәм итә. Америка галимнәре даими рәвештә тикшеренүләр үткәрә, алар барышында инсулинның активлыгын лавр яфрагы арттыра алуын ачыклаганнар. 2. Холестеринның кимүенә ярдәм итә. Көн саен вакланган лавр яфрагы яфракларын кабул итсәң, 30 көн эчендә «начар» холестерин дәрәҗәсе кимиячәк. Бигрәк тә бу бит көчле җенес вәкилләренең рационында булырга тиеш. Шулай ук Үсемлек күп кенә йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмаска ярдәм итә.

Табиб белән киңәшләшегез.

 

 

Автор:
Читайте нас: