Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
17 сентябрь 2024, 16:41

Кабак балы файдалы

Аны ничек ясарга? Белгәннәрдән өйрәнергә була.

Кабак балы файдалы
Кабак балы файдалы

Кабак балы, олылар фикере буенча, бик файдалы. Аны бавырга файдалы, ябыгырга уңайлы, 
бөер һәм сидек куыгы авырулары баш калкытканда эчәргә кирәк, диләр.

Балны әзерләү серләре нидә?
Файдалы балны ясау өчен кабакның өске ягын   капкачтай кисеп алырга була. Эчендәге йомшак матдәсен алып ташларга кирәк. Эчке ягы тулганчы шикәр салырга, элек кискән башы белән капларга. Кабакны калдырырга кирәк. Савытта кабыгы йомшарганчы  тотарга була. Эчтәге барлык массаны, банкага салып алырга. Эрегән матдәне

"кабак балы"дип атыйлар. Тик суыткычта саклау хәерле. Аны кирәк чакта эчәргә мөмкин. Шифасы тисен.

Аллергия булмаган очракта, төрле кеше бар бит, кулланып файдасы тисен.

"Бәйләнешләр"дәге "Авыл хатыны төркемендәге хәбәр кулланылды.

Автор:
Читайте нас: