Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
4 сентябрь , 17:00

Тәмле кәбестә салаты

Кышка ясаган салат тәмле һәм файдалы булсын.

Тәмле кәбестә салаты
Тәмле кәбестә салаты

Кирәк:
Берәр килограмм кәбестә, кишер,суган,татлы борыч,помидор,кыяр.


5 аш кашыгы тоз,
5 аш кашыгы шикәр комы
1 стакан үсемлек мае,
100 гр 9% уксус,
сарымсак кирәк булачак.

 Барлык яшелчәләрне озынча  турарга да, калган ингредиентларны кушып 1 сәгатькә калдырырга (суты чыксын өчен).
Кайнатырга куярга; кайнап чыкканнан соң, 10 минут талгын утта тотарга.
Парландырылган банкаларга кайнар килеш тутырып, ябарга.

Автор:
Читайте нас: