Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
16 август 2024, 16:14

Гөмбә маринадлау өчен

Гөмбә җыю эшнең башы гына. Аны эшкәртергә дә кирәк. Монысы мөһим. Өйрәник.

Гөмбә маринадлау өчен
Гөмбә маринадлау өчен

Иң элек гөмбәләрне яхшылап чистартырга, юарга. Бераз чиста суда тотарга да ярый, ул гөмбәнең ачысын бетерә.

Тозлы суда  20 минут пешерергә. Дуршлагка салып саркытырга, янә салкын су коярга мөмкин.

Маринад әзерлибез:

1 л. су
1 аш кашыгы тоз
0,5 аш кашыгы шикәр комы
5-7 данә канәфер (гвоздика)
3 дафнә(лавр) яфрагы
10-12  кара борыч
3 аш кашыгы аш серкәсе (уксус).

Гөмбә белән маринадны чиста кәстрүльгә салып кайнатырга куябыз. Маринад гөмбәне капларга тиеш. Кайнап чыккач, стериль банкаларга салып капкач белән каплыйбыз. Күбесенчә төрле гөмбәне кушып эшләмәү отышлы.

Автор:
Читайте нас: