Сүзне ВРАЧ БЕЛӘН КИҢӘШЛӘШЕП ЭШЛӘГЕЗ, дигән кагыйдәдән башлыйк әле.
Кишер – бөер һәм сидек куыгындагы ташлар булганда булыша. Геморрой, пешү, өшү, җәрәхәтләр, яраларны дәвалаганда нәтиҗәле.
Кәбестә йөткерү, подагра, йокысызлык, ашказаны һәм эчәклек җәрәхәте, симерү, шикәр чире булганда булыша.
Томат-йөрәк, кан тамырлары, бөердәге ташлар, җенес бизләре, яралар, авитаминоз булганда файдалы.
Кыяр-симерүгә каршы, бавыр, бөер, ашказаны, эчәклеккә файдалы, шлак чыгара.
Фасоль – диабет, гипертония, бөердәге ташлар булганда нәтиҗәле.
Кабак – пешү, экзема булганда. Кабак орлыгы-төрле паразитлардан файдалы.
Чөгендер-"тышка чыгуы авыр булса", цинга, югары кан басымы, аз канлылык булганда кулланыла.. Составында каротин һәм С витамины күп.
Бәрхетләр-ялкынсынуга каршы сидек куу һәм тирләү чарасы.